Илкүләм проект кысаларында медицина учреждениеләренә Тәтеш районының 800дән артык өлкән авыл кешесе китерелгән

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Тәтеш районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына китерү дәвам итә.

Бүгенге көндә проектта 846 өлкән яшьтәге кеше катнашты. Шуларның 136 вакцинацияләүгә, 178 тар белгечкә китерелгән. 532 пенсионер диспансерлаштыру узды. Өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-гериатр Фирдүс Сәлахов кабул итә.

Әлеге эш «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, үзәк район хастаханәсе белгечләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре белән берлектә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International