Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак белән рәсем ясау буенча кызыклы дәрес узды.
Традицион булмаган рәсем ясау техникасы бармакларга буяу сылау һәм кәгазьгә рәсем бастыруны үз эченә ала. Мондый эшчәнлек – сенсомотор үсешнең бик яхшы ысулы. Бармак гимнастикасы кебек үк, бармак белән рәсем ясау кул моторикасына һәм кул хәрәкәтен координацияләүгә уңай йогынты ясый. Бу шулай ук уйлау эшчәнлеген стимуллаштыра, иҗатка кызыксыну уята, хәтерне, игътибарны үстерә, психоэмоциональ халәтне яхшырта.
Бармак белән рәсем ясау өлкәннәрдә уңай хисләр уята.