Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
Эшчәнлекнең түбәндәге төрләре буенча ике бизнес-план каралды: күчмә диагностика, автосайлау һәм транспорт чараларына техник экспертиза күрсәтү һәм эчке кием тегү буенча хезмәт күрсәтү. Ике проект та экспертлар советы тарафыннан хупланды, ә гражданнар салым инспекциясендә теркәлү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.
Килешүгә кул куйганнан һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны тормышка ашыруга бер тапкыр бирелә торган 145 100 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.