«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Тирә-юньдәге дөнья» дигән төркемле чара уздырды. Ул 1 нче номерлы социаль участокта узды.
Очрашу уңай кәеф тудырырга, психологик читенсезлекләрне бетерергә ярдәм итә торган күнегүләр белән башланды. Аннары балалар парларга бүленделәр һәм алып баручы артыннан сүзләрне һәм гамәлләрне кабатладылар. Алдагы биремнәр һәм күнегүләр үз-үзеңне белдерү формаларын үстерүгә, катнашучыларның индивидуальлеген күрсәтүгә юнәлтелгән иде. Балалар үзләре, үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Халыкларның күптөрлелеген кабул итү уеннарында балалар үз хисләрен белдерергә, дәлилләргә һәм үз фикерләрен якларга өйрәнделәр.
Чара яшьләр арасында экстремистик агымнарны профилактикалау, культураларның күптөрлелеген хөрмәт итүне һәм кабул итүне формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 25 балигъ булмаган бала катнашты.