8 август - Ураза бәйрәме эшләми торган ял көне булачак

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

  ТР оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатләренә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көне булачак.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Ураза бәйрәме башланган көнгә туры килгән дата ТР Президенты Указы белән билгеләнә. ТР Президентының  2013 нче елның 2 нче июленнән №УП-624 нче "2013 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көнен билгеләү турында" Указы нигезендә быел  Ураза бәйрәме 8 нче августка билгеләнгән.
Шулай итеп, 2013 нче елның 8 август көне  эшләми торган ял көне булып санала. Ә бәйрәм алды көне - 7 нче августта эш вакыты бер сәгатькә ким булачак.
 
 
     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International