Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү кысаларында психолог Наталья Самаркина төймә терапиясен уңышлы куллана.
Төймәләр белән эшләү – кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль, ул олыларның буш вакытын оештырырга гына түгел, ә логик фикерләү үсешенә дә ярдәм итә. Мондый күнегүләр деменция, Альцгеймер авыруы булган, инсульт кичергән һәм хәрәкәт-сөйләм күнекмәләрен югалткан кешеләр өчен аеруча мөһим. Профилактик максатларда өлкән яшьтәге кешеләрнең кулларының вак моторикасын үстерүгә аерым игътибар бирү мөһим.
Курслардан соң өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре сизелерлек яхшыра, алар үз киемнәрендәге төймәләрне үзләре эләктерә башлый.