Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» Гаилә мәдәни үсеше һәм социаль ярдәм үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы «Үзебезне дәвалыйбыз – табигатьне гарип итәбез» проекты белән РФ Президенты грантын отты. Проект әйләнә-тирә мохитне саклауга, аерым алганда, волонтерлары көче белән яраклылык вакыты чыккан даруларны дөрес утильләштерү буенча мәгълүмати-агарту эш үткәрүгә, шулай ук балигъ булмаган балалар арасында экологик грамоталылык тәрбияләү буенча чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә балигъ булмаган балалар арасында дүрт экодәрес һәм ике экоквест үткәрелгән. Волонтерлар көче белән мәгълүмати-агарту акцияләре үткәрү дәвам итә.
Проект ахырында Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр арасында «Табигатьне саклыйк – сәламәтлеккә булышырбыз» дигән экологик темага рәсем конкурсы үткәреләчәк.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектны тормышка ашыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтә.