Кичә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә булып кайттылар. Анда алар өчен чүлмәк ясау һәм балчык буенча рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Укытучы Павел Ярхунов балчыктан эшләнмәләр ясау күнекмәләре белән уртаклашты, балчыкны эшкә ничек дөрес әзерләргә, махсус инструментлардан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.
Социаль хезмәтләр алучылар балчыктан ясалган эшләнмәләрне акрил буяулар белән бизәделәр. Ә Тәүфыйк Галиуллин укытучының остазлыгы астында чүлмәк ясау түгәрәгендә эшләде һәм үзенең беренче чүлмәген ясады.
Чараның максатлары – өлкәннәрнең фантазиясен үстерү, хезмәт күнекмәләрен торгызу.