Буа интернат-йортында кул эше буенча мастер-класс узды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Оста куллар» дигән мастер-класс узды. Чараны Буа шәһәре Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының «көмеш» волонтеры Галина Сенчукова үткәрде.

Мастер-класста атлас тасмалар, мулине җепләре белән чиктеләр, шулай ук эшләпә рәвешендәге энә савыты ясадылар. Чарада катнашучылар бик теләп эшләделәр. Һәр кешенең эше кабатланмас булды.

Чараның максаты – хезмәт сөючәнлекне, фикерләү эшчәнлеген һәм иҗади күзаллауны үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International