Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы белән берлектә Краснокадкино авыл җирлеге Югары Чаллы авылына барып, 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карадылар.
Өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсенең Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Евгений Осенков өлкәннәр белән инструктаж үткәрде, ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәлекләр тапшырды. Шулай ук янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы һәм эшләве тикшерелде.