Күзләрне ничек сакларга: «Шәфкать үзәге»ндә лекция укыдылар

2022 елның 14 октябре, җомга

Россиядә ел саен 15 октябрьдән ак кул таягы айлыгы үтә. Бу чорда күрмәүче кешеләрнең проблемалары турында җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан семинарлар, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм башка чаралар оештырыла.

Айлык алдыннан Арча муниципаль районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә «Күзләрегезне саклагыз» дигән тренинг элементлары белән лекция тыңладылар. Олы яшьтәге кешеләргә хас күз авырулары турында сөйләштеләр, күрү сәләтен саклау өчен берничә гади кагыйдә турында белделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар күз өчен файдалы уеннар белән таныштылар.

Чара ахырында катнашучылар күз гимнастикасы ясадылар һәм йокы өчен битлекләр тектеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International