13 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина балигъ булмаганнар белән «Террорчылык – кешелеккә куркыныч» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара гадәттән тыш хәлдә үз-үзеңне тоту нигезләрен белүне камилләштерүгә, үсеп килүче буында иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Түгәрәк өстәл барышында балалар «террорчылык» төшенчәсе, аның асылы, төрләре һәм максатлары белән таныштылар, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Шулай ук ситуатив практикум үткәрелде.
Ахырда катнашучылар гражданнарның терактларга каршы торуы, куркыныч шартларда үзләрен дөрес тоту – террорчылыкка каршы көрәшнең мөһим шарты булып тора дигән нәтиҗә ясадылар.