Югары Ослан интернат-йортында мастер-класс үткәрделәр

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка килделәр. Алар кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Белгечләр җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар зур кызыксыну белән төрле төстәге кәгазьләрне кистеләр, ботакларны кәгазь белән ябыштырдылар, сабаклар ясадылар, эшләнмәләрне җыйдылар. Әзер чәчәкләрдән матур чәчәк кәрзине ясадылар. Бу эшләр интернат-йортта яшәүчеләрнең иҗат күргәзмәсендә лаеклы урын алачак, шулай ук башка социаль хезмәтләр алучыларга иҗат итү өчен этәргеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International