Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 11 октябрьдә гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча укыту чарасы узды. Аны учреждение директоры урынбасары үткәрде.
Лекциянең максаты – хәрби конфликтлар һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында куркыныч янаганда адекват эш итү һәм гамәлләр башкару күнекмәләрен камилләштерү. Лекор тыңлаучыларга тагын бер кат гадәттән тыш хәлләрдә һәм теракт очракларында хезмәткәрләрнең гамәлләре буенча инструкция җиткерде.
Гамәли өлештә янгын сүндергеч куллану буенча өйрәнүләр үткәрелде.