Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Түбән Кама» милли паркы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» дигән табигать саклау акциясендә катнаштылар.
Акция кысаларында балалар стационар бүлек тәрбиячесе Эльмира Ефремова белән бергә территорияне коры-сарыдан һәм коелган яфраклардан чистарттылар. Эш нарат урманы буйлап йөрү, фотога төшү белән үрелеп барды. Экодесант ахырында балалар табигать музеенда булдылар.
Мондый чаралар үткәрү үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү процессының мөһим өлеше булып тора, балаларны әйләнә-тирәлекне саклауга җәлеп итә.