8 октябрьдә Н. И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Алар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар, өлкәннәр белән аралаштылар һәм аларга исемле котлау открыткалары укыдылар.
Билгеләп үтәргә кирәк, лицеистлар интернат-йортта яшәүчеләр янына даими рәвештә килә. Аларны өлкәннәр түземсезлек белән көтәләр. Яшьләр дә һәр чарага тырышып әзерләнәләр. Өлкәннәр алар өчен остазга, дуска әйләнде.
Бәйрәм концертыннан тыш, лицей укучылары интернат-йортта яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары да тапшырдылар. Алар макулатура җыеп тапшырудан кергән акчага сатып алынган.