Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар, акцияләр, концертлар уздырылды, өлкән буын вәкилләренә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Аларның күбесе турында яңалыклар чыкты инде. Бүген сүз тагын берничә чара турында барачак.
7 октябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле йөрәк» дигән чара узды. Анда өлкәннәр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикле балалар, «Волонтер» үзәге активистлары чакырылган иде. Алар өчен төрле ярышлар оештырылды. Соңыннан өлкәннәр волонтерлар һәм көндезге тору төркеменнән инвалидлар бергә ясаган чашкалар һәм чәчәк бәйләмнәре алдылар. Балаларга фотоальбомнар тапшырылды.
Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәктәп укучылары, «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә, «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр, мәдәният сарае вәкилләре һ. б. булып киткәннәр. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды, алар өчен бәйрәм табыннары оештырылды.
Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр янына өлкәннәр декадасы һәм «Туган як» республика акциясе кысаларында авыл җирлекләре вәкилләре килеп китте. Олы Талкыш авыл җирлеге депутаты Анатолий Евдокимов Чистай районы Олы Талкыш авылында туып-үскән ветеран-якташлары белән очрашты. Ул җирлек башлыгыннан азык-төлек җыелмалары тапшырды. Нарат-Елга авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр янына килеп китте, якташларыннан котлаулар һәм сәламнәр, бүләкләр тапшырды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче Әхмәт Гыйбадуллин туган авылында булып кайтты. Анда аны авыл җирлеге рәисе Рәхимә Мингалиева каршы алды. Авылда алар беренче эш итеп Әхмәт Гыйбадуллинның сеңлесе янында булдылар. Бертуганнар иске фотосурәтләрне карадылар, әти-әниләрен, дусларын, күпсанлы коллегаларын искә төшерделәр.
6 октябрь көнне Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында берьюлы берничә бәйрәмне берләштерделәр һәм өлкән буынны, педагогларны, медицина хезмәткәрләрен һәм юбилярларны котлау өчен тантаналы чаралар оештырдылар. «Энергетик» Мәдәният йорты артистлары мәхәббәт, тугрылык, гаилә бәхете турында җырлар бүләк иттеләр. Кичәне дәвам итеп, хезмәткәрләр күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнаштылар. Кичә бергәләп чәй эчү һәм иҗади әңгәмә белән тәмамланды.