Алабуга интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәтелде

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясе – Милли мәгариф үзәге волонтерлары Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне котладылар. Алар һәр социаль хезмәт алучыга мәхәббәт белән җыелган бүләкләр белән килделәр.

«Татнефть» ГАҖнең җир асты ремонты идарәсе учреждениегә җылы юрганнар һәм кием тапшырды.

Учреждение администрациясе һәм аның карамагындагылар хәйриячегә, гимназия укучыларына, аларның ата-аналарына, укытучыларга игелеге, игътибар һәм кайгыртучанлыгы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International