Биектау яшүсмерләре белән профилактик дәресләр үткәрделәр

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 2019-2023 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы һәм «Наркотикларга юк дип әйт» район акциясе кысаларында Шәпше авылындагы 4 нче социаль участокта профилактик дәресләр үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркеменә керүче 34 балигъ булмаган бала катнашты.

Балигъ булмаганнар белән мондый дәресләр үткәрү аларны хокукка каршы чараларга җәлеп итү очракларын булдырмауга юнәлдерелгән. Чара кысаларында катнашучыларга Россия Федерациясендә Бала хокукларының төп гарантияләре турындагы закон һәм балалар ышаныч телефоны номерын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International