Бөтендөнья психик сәламәтлек көне кысаларында Биектау районында 24 социаль хезмәт алучы, шулай ук «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 22 белгече катнашында акция үткәрделәр.
Акциянең максатлары: кешенең психик халәте һәм чирле кешеләргә булышу белән бәйле проблемаларга игътибар итү, психик сәламәтлекне ныгыту юллары һәм авыруларны профилактикалау чаралары турында халыкка хәбәр итү.
Акция кысаларында тематик тренинглар үткәрелде. Белгечләр релаксация һәм визуализацияләү күнекмәләрен, Шульц буенча аутотренинг һәм Джейкобсон буенча прогрессив релаксацияне үзләштерде, алар психологик халәтне гармонияләштерүгә булышалар.
Социаль хезмәт алучыларга стрессны җиңү ысуллары турында мәгълүмат бирелде. Ата-аналарга һәм балаларга буклетлар һәм балалар ышаныч телефоны номеры язылган ручкалар таратылды.