«Ышаныч» үзәге тернәкләнүчеләре белән «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән әңгәмә уздырдылар

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән әңгәмә уздырылды.

Стационар төркем тәрбиячесе балаларга урманның әйләнә-тирә дөнья һәм кешеләр өчен файдасы, табигатьне саклау кирәклеге турында сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, урманнарда яшәүче хайваннарны һәм кошларны атадылар, урманда куркынычсыз тотыш кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар «Урман – безнең йортыбыз» фильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International