«Кайгырту» социаль приютында балаларга экологик тәрбия бирү

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Буш вакытны файдалы оештыру максатларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр системалы рәвештә «Импульс» яшүсмерләр клубының «Чиста булачак» экохәрәкәт» дәресләренә йөри.

Чираттагы шундый дәрестә клуб белгечләре белән бергә Алексеевск халкын чисталык мәсьәләләре буенча социаль сораштыру кысаларында төшерелгән видеороликны монтажладылар. Шуннан соң экологик уенын уйнадылар, табигать турындагы табышмакларны чиштеләр.

Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген белделәр. Шулай ук экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кеше әйләнә-тирә мохиттән башка яши алмый, дип ачыкладылар. Балалар табигатьтә кирәксез үсемлекләр һәм хайваннар булмавын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International