Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр янына район башлыгы килеп китте

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Азнакайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мәртәбәле кунаклар булып китте. Социаль хезмәт алучыларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул катнашучыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде. Интернат-йортта тәҗрибәле, өлкәннәр проблемасына битараф булмаган белгечләр эшләвен дә билгеләп үтте район башлыгы.

Интернат-йортта яшәүчеләрне шулай ук район башлыгы урынбасары Роза Галиева, Актүбә ш. т. п. башлыгы Александр Севостьянов, Азнакай муниципаль районы Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Владимир Попов котладылар. Актүбә мәдәният йорты әзерләгән концерт программасы һәркем өчен бүләк булды.

Район башлыгы исеменнән интернат-йортка телевизор, принтер, чәй сервисы һәм татлы күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

Интернат-йорт коллективы һәм халкы социаль хезмәт алучыларга карата игътибар һәм хөрмәт күрсәткән һәркемгә рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International