«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге табигатьне саклау акцияләрендә катнашты

2022 елның 7 октябре, җомга

5 октябрьдә Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, «Бөгелмә скаутлары» иреклеләр отряды белән берлектә, «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясендә һәм «Табигать чакыруы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Чараның максатлары: урман һәм яр буе территорияләрен чистарту, чүпне аерым җыюны пропагандалау һәм экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикасын популярлаштыру, шулай ук урман торгызу буенча планлы, даими эшне алып бару.

Чара башында балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Аннары акциядә катнашучылар Кызыл Армия урамындагы мәдәният һәм ял паркы территориясенең бер өлешен җыештырдылар. Соңыннан чыршы үсентеләре утыртылды.

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар белән экологик культура формалаштыру буенча максатчан эш алып бара, чөнки экологик тәрбия кеше тормышында мөһим урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International