Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр социаль-көнкүреш күнекмәләрне үзләштерәләр.
Аутизм спектры тайпылышлары булган баланы мөстәкыйль тормышка әзерләү – ата-аналар өчен генә түгел, ә тәрбияче өчен дә мөһим бурычларның берсе, чөнки күп вакытын андый бала үзәктә үткәрә. Әгәр дә сәламәт бала өчен тузан сөртү, идән суырту, гөлләргә су сибү кебек эшләрне үзләштерү авыр булмаса, авыру бала өчен бу җиңел түгел.
«Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен һәм социаль-көнкүреш күнекмәләрне үстерү программасын кулланып, без балага мөстәкыйль булырга мөмкинлек бирәбез», – дип билгеләп үтә тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе.