«Өмет чаткысы»нда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча дәрес үткәрделәр.

Балалар янгын сүндерүнең беренчел чаралары, шулай ук сулыш органнарын саклау чаралары белән таныштылар. Аннан соң тернәкләндерү үзәге буенча экскурсия үткәрелде: балалар янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияле стендларны карадылар, эвакуация схемасы һәм янгын сигнализациясе белән таныштылар. Шулай ук балаларга запас чыгу урыннарының кайда булуын, янгын чыкканда нинди юнәлешләрдә барырга кирәклеген аңлаттылар.

Чара ахырында инструктор Миләүшә Рәхимова викторина үткәрде, янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

Белгечләр сүзләренчә, мондый дәресләр балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыра һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне дөрес тотарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International