ВТБ социаль приют балаларына ярдәм итә

2022 елның 7 октябре, җомга

ВТБ банк ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль приюттагы балаларга һәм яшүсмерләргә хәйрия ярдәме күрсәткән.

Әйтик, сентябрь аенда финанс оешмасы белгечләре шәхси инициатива күрсәтеп, Мамадыш районында «Өмет», Саба районында «Тургай» һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Асылташ» социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен мәктәп букчалары, дәреслекләр, шулай ук спорт инвентарьлары алганнар.

Исегезгә төшерәбез, быел ВТБ банк Татарстанның социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары сериясен уздырды, балалар банк филиалларында булды, финанс учреждениеләре структурасы һәм бу өлкәдә перспективалы һөнәрләр белән танышты.

Бергә үткәргән вакыт эчендә банк хезмәткәрләре һәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.

Банк вәкилләре дуслыкны ныгытып хәйрия ярдәме күрсәттеләр: укучыларга физкультура дәресләре өчен спорт атрибутлары һәм уку кирәк-яраклары бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International