Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин булып кайттылар. Кунаклар өлкәннәрне котладылар һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Район башлыгы кер юу машиналары алу, ә Ринат Гайзатуллин савыт-саба алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.
Чара Буа шәһәре Мәдәни үсеш үзәге артистлары башкаруында бәйрәм концерты белән тәмамланды.