Кичә-бүген Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы Гөлшат Габделхак кызын котладылар. Ул 40 ел буе балаларга немец телен укыткан.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бусинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр алучы 16 кешене тәбрикләделәр, аларга бүләк җыелмалары һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар «Укытучыңны котла» дигән акция уздырдылар. Балалар укытучылары өчен зур котлау открыткасы ясадылар.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы һөнәре турында әңгәмә уздырылды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән «Укытучыларны котла» дигән акция уздырдылар. Алар пенсионер, 42 еллык хезмәт стажы булган педагог Людмила Легостенкова янына бардылар.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр. Укытучылар көне белән Нәсимә Карамованы котладылар. Үз вакытында ул Алабуга педагогия институтын тәмамлый, Сарман районы Азалак авылында тарих укытучысы булып эшли.
«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылары, педагогик хезмәт ветераннары өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән балигъ булмаганнарның котлаулары күңелле сюрприз булды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә төркемле дәресе үткәрелде. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
5 октябрьдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр котлау стена газетасы чыгардылар. Һәр укучы үз укытучылары өчен иң изге һәм җылы теләкләр әзерләде. Шулай ук балалар иптәшләренә яраткан укытучылары турында да сөйләделәр. Чара укытучыларга хөрмәт тәрбияләүгә һәм балаларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән иде.