Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Бәйрәм концертын район Мәдәният йорты коллективы оештырды.
Рус һәм татар телләрендә җырларны Рөстәм Холмирзоев, Михаил Баландин, Екатерина Михайлова, Ольга Соловьева, Рамилә Исхакова башкарды. Тамашачылар артистларның һәр чыгышын җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр «Алексеевскдорстрой» ААҖнән азык-төлек пакетлары алдылар.