Лаеш тернәкләндерү үзәгендә ике конфессия вәкилләре булды

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Аерым кешеләргә, җәмгыятьләргә һәм милләтләргә хөрмәт һәм толерантлык культуралар һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны тирәнәйтеп төзелергә тиеш. Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең Лаеш Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт һәм Лаеш шәһәре София соборы рухание Сергий атакай белән очрашуы вакытында шушы һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Чараның темасы – «һәр кеше тормышында дуслык, толерантлык һәм иман көче турында».

Очрашу үсеп килүче буында милли, социаль, дини карашларга, дөньяга карашка, фикерләү һәм үз-үзеңне тоту стильләренә карамастан кешеләр һәм кешеләр төркемнәре белән конструктив аралашуга ихтыяҗ һәм әзерлек тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International