«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2 октябрьдә 2 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 1 нче номерлы социаль участокта, «Гармонияле кеше» дигән төркемле дәрес узды. Чарада 24 яшүсмер катнашты.
Дәрестә катнашучылар гармонияле кеше турында күзаллау формалаштырдылар, үз-үзләрен үстерүгә әзер булуларын билгеләделәр һәм С. Розенцвейг тесты буенча коммуникатив потенциалны киңәйттеләр.
Дәреснең гамәли өлешендә, «Кораблик» методикасын үтәп, яшүсмерләр психологик портретларын алдылар: үз шәхесләренең үсеш юнәлеше, тышкы дөньяга ачыклык дәрәҗәсе, үз-үзләрен тикшерү механизмнары турында белделәр, психологик ресурсларын ачыкладылар.