Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Ярдәм» проекты кысаларында икенчел чималдан брошка ясау буенча мастер-класс уздырылды. Алга таба бу эшләнмәләр «Ярдәм» фестивалендә Казан халкының икенчел чималына алмаштырылачак.
Хәйрия акциясен оештыручылар һәм волонтерлар балаларга операторларга икенчел чимал бирүдән алынган акчаларның балалар йортлары һәм тернәкләндерү үзәкләре файдасына тотылачагы турында сөйләделәр.
Чара вакытында оештыручылар һәм аларның ярдәмчеләре уңай эмоциональ халәт булдыруга ирештеләр. Балалар эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм бүләккә сувенирлар алдылар.