«Салават күпере» үзәгендә террорчылыкка каршы чара узган

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Терроризмга – юк» айлыгы кысаларында социаль эш буенча белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина «Сак булыгыз, терроризм!» чарасын уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре Любовь Дорофеева һәм Наталья Охман балаларга барлык халыкларның да татулыкта һәм тынычлыкта яшәве, бер-берсенең динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүе турында сөйләделәр, катнашучыларны шәхси куркынычсызлык, хокук бозу, террорчылык кебек төшенчәләр белән таныштырдылар.

Очрашу барышында балигъ булмаганнар урамда, транспортта, йортларда һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шуннан соң катлаулы хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында уен формасында белемнәрне ныгыттылар, беренче медицина ярдәмен искә төшерделәр һәм ашыгыч ярдәм телефон номерларын өйрәнделәр.

Соңыннан балалар өчен кәгазь торна – тынычлык символы – ясау буенча мастер-класс оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International