Быел «Старость в радость» хәйрия фонды «Дөньяны якты төсләрдә күрәм» проектын башлап җибәрде. Проектка беренчеләрдән булып Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт кертелгән.
Интернат-йорт инде күптәннән хәйрия фонды белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Әйтик, 2021 елда «Старость в радость» тоз бүлмәсен булдырырга ярдәм иткән, быел инвалидлар өчен тернәкләндерү чаралары алуда булышкан.
Башта күз табибы өлкәннәргә медицина тикшерүе үткәрде, ул кемгә күзлек кирәклеген билгеләде. Аннары биш өлкән яшьтәге кеше өчен документлар пакеты җыелды. Шулай итеп, хәйрия фонды күзлекләргә мохтаҗ олылар исемлеген алды һәм оптика кибете белән килешү төзеде.
Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләр күзлекләр алдылар. Хәзер алар дөньяны якты төсләрдә күрәләр. Өлкәннәр «Старость в радость» фондына һәм интернат-йорт администрациясенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.