Тормыш буйлап җыр белән

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Өлкән буын» федераль проекты һәм «Питрәч озын гомерлелеге» проекты кысаларында ТР Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Яшьлек җырлары» дигән ял кичәсе оештырганнар.

Кичә җылы шартларда узды. Өлкән питрәчлеләр үзләренең яраткан җырларын искә төшерделәр, гитара, баянда уйнадылар һәм биеделәр. Соңыннан кунаклар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм мондый кичәләрне традициягә кертү инициативасын хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International