Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина төркемле дәрес уздырган. Дәреснең максаты – балаларны ышаныч телефоны эше белән таныштыру.
3нче социаль участокта үткәрелгән дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашкан.
Чара башында белгеч һәм катнашучылар «ышаныч» сүзенең мәгънәсе һәм ышаныч кешегә нигә кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар үз серләрен кемгә дә булса ышанып тапшырулары турында сөйләделәр. Аннары үзәк карамагындагы балалар иптәшенә һәм командага ышанырга тиешле уеннар уйнадылар.
Алевтина Коровина катнашучыларга балаларның ышаныч телефоны хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, белгечнең квалификацияле ярдәмен ала алуын аңлатты. Укуда кыенлыклар туса яки укытучылар белән конфликтлар килеп чыкса, компьютер уеннарына, тәмәкегә, наркотикларга яки алкогольгә бәйлелек барлыкка килгәндә, балалар хокуклары бозылганда психологик хезмәткә шалтыратырга мөмкин.
Әңгәмәдән соң барлык яшүсмерләргә ышаныч телефоннары номерлары белән белешмәлекләр тапшырылды: Гомумроссия – 8-800-2000-122 һәм Түбән Кама шәһәренеке 8 (8555) 366-555.