Балалар өчен ышаныч телефоны авыр хәлдә балигъ булмаганнарга ярдәм итәчәк

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приюты педагоглары Г.Б. Миронов һәм А.Р. Җамалетдинова балалар белән бергә «Балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны» дигән мәгълүмат стенды әзерләгәннәр.

Тәрбияләнүчеләр балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү эшенең принципларын тулысынча чагылдыручы иң мөһим мәгълүматны сайладылар. Тәрбиячеләр балаларга һәр кешенең, бигрәк тә балигъ булмаганнарның ярдәм кирәк булган хәлгә эләгү мөмкинлеге турында сөйләде. Ышаныч телефоны – аноним, бушлай һәм яшерен, дуслар һәм якыннар белән мөнәсәбәтләр, мәктәп һәм гаилә проблемалары турында сөйләшү өчен хезмәт булып тора.

Ахырда балаларның һәрберсе әлеге хезмәт номерын дәфтәргә язып куйды яки кесә телефоны истәлегенә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International