Лениногорскилылар «Тәрбия мәктәбе»ндә белем ала

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес уздырылган.

«Тәрбия мәктәбе» белгече Хәбирова А. өлкәннәрне караучы гаилә өчен шәхси уку үткәрде. Дәрес барышында туганнар тәрбия буенча гамәли күнекмәләр алдылар: урыннан күчерү өчен ярдәм чаралары, ашату вакытында куркынычсыз алымнар белән таныштылар.

Туганнар белгечкә файдалы белемнәре һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре шәхси дәресләрдән тыш төркемнәрдә укулар оештыралар. Социаль хезмәткәрләр һәм ятып торучы авыруларның туганнары махсус җиһазландырылган бүлмәдә шөгыльләнәләр һәм манекеннарда ярдәмендә күнекмәләрне ныгыталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International