ТР Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәһәр һәм районның инициативалы халкына үз эшләрен ачарга ярдәм итә.
Мәсәлән, Лениногорск шәһәреннән чәчтараш Юлия К. үзмәшгуль белгеч булырга хыялланган. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, хатын-кыз социаль контракт, аны төзү шартлары, документлар пакеты, социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләреннән мәгълүмат алган.
Юлия К. бизнес-план төзеп, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. 2022 елның июнь аенда социаль контракт төзелде, һәм хатын-кызга акчалата ярдәм күрсәтелде. Юлия үзмәшгуль граждан буларак һөнәри эшчәнлеккә кереште. Социаль контракт чараларына бизнес-план нигезендә ул чәчтарашханәдә урын арендага алган һәм җиһазлар сатып алган: кайчы, чәч кисү машиналары, чәч киптергеч, плойкалар, чәчләрне буяу өчен профессиональ буяулар һ.б.
Бүген Юлия – уңышлы чәчтараш, аны шәһәр халкы һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәт итә. Хатын-кыз хыялларын тормышка ашырып кына калмыйча, гаиләнең матди хәлен дә күтәрә алды.