Лениногорск шәһәрендә яшәүче Алинә А. – маникюр остасы. Хатын-кыз озак вакыт үз эшен ачарга һәм чын профессионал булырга хыялланып йөргән. Ләкин хыялын тормышка ашыру өчен финанс чаралары булмаган.
Үз эшеңне ачу өчен кирәкле мәгълүмат эзләп, Алинә ТР Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итә. Белгечләр хатын-кызга социаль контрактны рәсмиләштерү мөмкинлеге, аны төзү шартлары, документлар пакеты, шулай ук социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр.
Шулай итеп, 2021 елда Алинә «Маникюр мастеры» юнәлеше буенча үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт төзеде һәм 75 000 сум күләмендә акча алды.
Финанс ярдәме һөнәри эшчәнлекне башкару өчен кирәкле материаллар: маникюр кораллары, гель-лак палитрасы, коралларны стерилизацияләү өчен материаллар сатып алырга ярдәм итте. Амбицияле хатын-кыз санитар-эпидемиологик нормаларның барлык таләпләренә туры килгән эш урыны оештырды.
Хәзерге вакытта Алинә шәһәрдә иң кирәкле остазларның берсе. Дәүләт ярдәме белән хатын-кыз хыялны тормышка ашырды һәм керем дәрәҗәсен күтәрде.