Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, педагоглар Т.В. Чернова һәм Э.Р. Хәсәншина белән бергә «Без террорга каршы» дигән профилактик акция үткәргәннәр.
Балалар әлеге темага буклетлар ясадылар һәм бастырдылар, шуннан соң террорчыларның кем икәнлекләре, террорчылык акты өчен нинди җәза бирелүе турында фикер алыштылар.
Аннары балалар тәрбиячеләр белән бергә урамда террорчылыкны профилактикалау буенча мәгълүмати листовкаларны тараттылар, узып баручыларга террорчылык, аның нәтиҗәләре һәм террорчылыктан саклану ысуллары турында сөйләделәр.
Педагоглар сүзләренә караганда, акция сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, террорчылык эшчәнлегенә юл куймауга юнәлдерелгән.
Акция тәмамлангач, балигъ булмаганнар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына террорчылыкны кисәтергә мөмкинлек бирәчәк дигән нәтиҗәгә килделәр.