ДФК дәресләре интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә көчле булып калырга ярдәм итә

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта көн саен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрелә.

Инструкторның бурычларына социаль хезмәт алучыларга педагогик йогынты ясау чараларын куллану керә: үз көчеңә ышаныч булдыру, үткәрелә торган дәресләргә аңлы караш һәм аларда актив катнашу зарурлыгы.

Авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен ДФК инструкторы Е.И. Климова күнегүләр, хәрәкәт режимы һәм механотерапия куллана.

Һәрбер физик күнегү социаль хезмәт алучыларга профилактик йогынты ясый. Аның сүзләренчә, дәресләр арытмый, ә дәрт, көч-куәт бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International