Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы көрәш буенча аңлату эшләре алып барыла.
Бүген, 20 сентябрьдә, тернәкләнүчеләр өчен «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында кызык чара узды. Балаларга «терроризм» һәм «экстремизм» төшенчәләренең мәгънәсен, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук әйләнә-тирәдәге хәлне даими контрольдә тоту кирәклеге турында сөйләштеләр.
Балаларда терроризмга каршы аңны формалаштыру буенча профилактик эш максатыннан тәрбияләнүчеләргә видеоматериал күрсәттеләр.
Балалар белән Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан дәрес азагында рәсем конкурсы оештырылды.
Тәрбияче Вәлиева Гүзәлия сүзләренчә, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтчелек, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тәрбияли, иҗат сәләтен үстерә.