«Кама таңнары» приютында балаларга толерантлык турында сөйләделәр

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Кичә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбиячеләр Нетребина В.И. һәм Филиппова С.Г. «Толерантлык – дөньяга юл» дигән темага түгәрәк өстәл уздырганнар.

Балалар «толерантлык» төшенчәсе белән таныштылар, «Җир шары һәм халыклар буйлап сәяхәт» дигән презентация карадылар. Балалар һәр халыкның төрле-төрле киемнәре, уеннары, телләре һәм гореф-гадәтләре булын ачыкладылар. Бу төрлелеккә карамастан, кешеләр бер-берсе белән дуслашалар.

«Ил буенча сәяхәт» уены балаларда зур кызыксыну уятты. Баштан балалар нинди дә булса илнең исеме язылган кәгазьләр алдылар, аннары шушы илдә ничек исәнләшкәнәрен күрсәттеләр. Чара «Сүзләр җыю» уены белән тәмамланды. Балалар барлык халыклар өчен мөһим «тынычлык» һәм «дуслык» сүзләрен җыйдылар.

Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр һәркем белән дус булырга, кечкенәләрне рәнҗетергә, кешеләрнең кимчелекләренә түземле булырга кирәк, дип йомгакладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International