Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзаларын каршы алганнар. Озын җәйге каникуллардан соң өлкән яшьтәге хатын-кызлар өченче яшь университетында яңа уку елын башладылар. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен үзәктә фуд-флористика буенча «Көзге чәчәк бәйләме» мастер-классы оештырылды. Бу һәм өлкән буын вәкилләре катнашында башка чаралар «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Актив озын гомерлелек өчен төп ачкыч – актив яшәү рәвеше, үзең белән кызыксыну. Актив озын гомернең компонентлары арасында – кызыксыну һәм иҗат. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар бик сәләтле, һәрвакыт яңа нәрсә белергә омтыла, кызыклы хоббиларга ачык тора.
Мастер-класс барышында катнашучылар фуд-флористика, чәчәк бәйләме төзүнең төп принциплары, осталык серләре турында белде. Хатын-кызлар көзге уңыштан кабатланмас чәчәк бәйләме ясадылар. Очрашу чәчәк бәйләмнәре күргәзмәсе һәм фотосессия белән тәмамланды.