Зәйнең «Шатлык» үзәге карамагындагы балалар космос турында хыялланалар

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрьдә Россия космонавтикасына нигез салучы, галим Константин Эдуард улы Циолковскийга 165 ел тулыр иде.

Шушы истәлекле датага Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Космос турында хыяллар» дигән төркемле чара уздырылган.

Социаль хезмәтләр алучылар К.Э. Циолковскийның тормышы һәм фәнни иҗаты турында белделәр һәм космонавтика буенча хезмәтләре турында күзаллауларын киңәйттеләр, видеофильм карадылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр, Зәй белән космосны нинди вакыйга берләштергәнен искә төшерделәр.

Балалар 1961 елның 9 мартында, Юрий Гагарин космоска очарга бер ай калганда, Чернушка кушаматлы эт, җир тирәли орбитада булып, Зәй районының Иске Тәкмәк авылы янында төшүен белделәр. 2011 елда шәһәр үзәгендә космосны яулап алган батыр эткә һәйкәл куйдылар.

«Фән белән шөгыльләнеп, К.Э. Циолковский хыялый булып кала белгән. Балаларыбызның да хыяллары булсын иде», – дип билгеләп үтте «Шатлык» үзәге педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International