«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Кама Аланы халкы арасында терроризмга каршы акция үткәргәннәр.
Волонтерлар белгеч белән бергә Кама Аланында яшәүчеләргә экстремистик юнәлештәге күренешләргә түземсезлек тудыруга юнәлдерелгән ункөнлекнең максаты турында сөйләделәр. Акцияне оештыручылар экстремизмга каршы тору буенча буклетлар тараттылар, аларда янау яки террорлык акты барлыкка килгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бар иде. Моннан тыш волонтерлар узып баручыларны халык күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында уяу булырга чакырды.
Шулай итеп, акция нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр бистәнең 29 кешесенә буклетлар таратты һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.