«Изгелек»тә тернәкләнүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды.

Табиб Александр Николаевич Зотов җыелганнарга скандинавия йөрешенең файдасы турында сөйләде: мондый спорт төре йөрәк-кан тамырлары, сулыш системалары эшен яхшырта.

Скандинавия йөреше бөтен тән мускулларының 90 % җәлеп итә, ә гади йөрү билдән югарырак булган мускулларны ныгытырга мөмкинлек бирми. Моннан тыш, скандинавия йөреше умыртка һәм буыннарга йөкләнешне киметә.

Александр Зотов саф һавада зарядка үткәрде, һәркемне таяклар белән йөрү техникасы белән таныштырды, адымнарны дөрес ясарга өйрәтте. Аннары социаль хезмәтләр алучылар үзәк территориясендә скандинавия йөрешенә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International