«Өмет утравы»нда изотерапиянең өстенлекләре турында сөйләделәр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлелекне арттыру максатыннан Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә изотерапия кулланыла.

Изотерапия – терапевтик максатларда сынлы сәнгатьне куллану. «Өмет утравы» социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар еш кына рәсем ясыйлар һәм бу процессны мавыктыргыч дип саныйлар.

Үзәк белгечләре аңлатканча, социаль хезмәтләр алучылар хисләргә чумып, кәгазьдә үз кичерешләрен сурәтли. Шулай итеп, өлкәннәр стрессны җиңәләр, тынычланалар.

Мондый дәресләр барышында белгечләр төрле буяу техникасын кулланалар: бармак белән рәсем ясау, нокталар буенча рәсем ясау, буяу. Каләм һәм кәгазь белән эшләүнең күптөрле формалары хәтерне ныгыта, вак моториканы үстерә.

Үзәк карамагындагылар изотерапия белән дәресләр турында уңай фикердә. Олылар буш вакытларын рәхәтләнеп үткәрәләр һәм иҗади процесстан ләззәт алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International